«Камап алынган башкала янында сугыш»: әдәби-музыкаль очрашу (18+)

13 сентябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан «Хезмәт ветераннары пансионаты»нда ял итүчеләр өчен, 1941 елның сентябрендә Мәскәү өчен сугыш башланган көнгә багышлап, «Камап алынган башкала янында сугыш» дигән әдәби-музыкаль очрашу узды. 

Война ….
3408a019-fe82-411e-b870-b2f2d5a27d6e
cb9905c8-5c53-4063-8ce5-d17433c58911
c3a7a11d-2dd4-4f39-a76d-d8526651b1c8
dff24edd-0082-4b50-9f1a-fdda98dfbddd

Чара Бөек Ватан сугышы барышында зур борылыш булган Мәскәү асты сугышының тарихи яктан әһәмияте һәм үзенчәлекләрен чагылдырды. Ветераннар Бөек Ватан сугышының героик елъязмасындагы данлы битләр – совет гаскәрләренең башкала янындагы контрһөҗүмнәре турында белде. Хәрби операция этаплары, Мәскәүне саклаучыларның батырлыгы, 28 панфиловчының, кече политрук В.Г.Клочковның, яшь партизан Зоя Космодемьянскаяларның каһарманлыгы турында ишетте. Сугышта катнашучыларны кыюлык һәм батырлыклары өчен дәүләт тарафыннан югары бәяләнүенә игътибар иттеләр: «Мәскәү оборонасы өчен» медале гамәлгә кертелә һәм Мәскәүгә герой-шәһәр исеме бирелә. Кичә Будина Наталья Николаевна башкаруында хәрби җырлар белән үрелеп барды.  Ветераннар башкаруында фронтовик шагыйрьләр К. Симонов, Л. Ошанин шигырьләре исә чарага үзенчәлекле бер рух өстәде. Әлеге вакыйгага багышланган кичә очрашуда катнашучыларда зур тәэсирләр тудырды һәм безнең солдатларның батырлыгы белән горурлану хисен күрсәтте. Шулай ук катнашучылар игътибарына «Мәскәү астындагы ак кырларда» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, аның буенча әлеге темага китапларга күзәтү үткәрелде. Алар К. Воробьёвның «Убиты под Москвой», А. Бекның «Волоколамское шоссе», Г. Баклановның «Навеки девятнадцатилетние» һ.б. китаплар белән якыннанрак танышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: